Порталда яңа мәгълүмат

18.02.2026
3 | «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Нырья авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Нырья авыл җирлеге Балды-Кенә авылы торак пунктында гражданнар җыены карар итте: 1. «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Нырья авыл җирлегенең Балды-Кенә авылы торак пунктында 2026 елда гражданнарның үзара салым кертү турында» 2025 елның 24 ноябрендәге 2 номерлы гражданнар җыены карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 1.1. Карар преамбуласындагы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьялары нигезендә» сүзләрен «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 45 статьясы нигезендә» сүзләренә алмаштырырга. 1.2. Карарның 2 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «2. Алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтергә: - торак пункт чикләрендә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын төзү, ремонтлау, карап тоту; - су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын, су суырту манараларын, скважиналарны һәм су белән тәэмин итү чыганакларыннан су алуны, аны чистартуны, транспортлауны һәм халыкка су бирүне тәэмин итә торган инженерлык корылмаларын проектлау, төзү һәм ремонтлау; - коеларны төзү, ремонтлау һәм аларга якын территорияне төзекләндерү; - торак пункт территориясен төзекләндерү; - тышкы урам яктырту челтәрләрен, трансформатор һәм аларга бирелгән башка подстанцияләрне һәм мәйданчыкларны, бүлү пунктларын һәм электр элемтәләрен тәэмин итү һәм электр энергиясен тапшыруны гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән башка җиһазларны ремонтлау». 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Кукмара муниципаль районының рәсми сайтында бастырырга.

Битләр: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>

2026 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
       1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28  
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2026 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева