Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүматының рәсми сайтын булдыру һәм аның эшләвен тәэмин итү эшен башкарды.

Министрлыкларның һәм ведомстволарның норматив хокукый актларын “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә бастырып чыгаруга юридик статус бирү максатында, “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында”гы Закон нигезендә массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы гаризага Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә федераль хезмәткә тапшыру өчен кушып бирелә торган документлар исемлеген әзерләде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүматының рәсми сайты 2013 елның 17 апрелендә Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә федераль хезмәттә массакүләм мәгълүмат чарасы буларак Эл ФС77-53753 номеры белән теркәлде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүматының рәсми сайты түбәндәгеләрне тәэмин итә:

Республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын рәсми бастырып чыгаруны;

хокукый актлар белән тәүлек буена һәркем түләүсез, ирекле таныша алуны;

законнарга кертелгән үзгәрешләр турында җәмәгатьчелеккә хәбәр итүне.


Соңгы яңарту: 04 2019, 17:04
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева