Бүлектә чыккан соңгы мәгълүмат «Енабердино авыл җирлеге»

24.11.2023
47 | Республика Татарстан Глава Енабердинского сельского поселения Менделеевского муниципального района 423643, Менделеевский район, д. Енабердино, ул. Новая, д 10а Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Енабердино авыл җирлеге Башлыгы 423643, Менделеевск районы, Енабердино авылы, Яна урамы, 10а тел./факс 8/85549/3-56-29, E-mail: Enbrd.Men@tatar.ru, http://mendeleevsk.tatarstan.ru/rus/enaberdinskoe-selskoe-poselenie.htm ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР 17.11.2023 ел № 47 Гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча Менделеевск муниципаль районы Енабердино авыл җирлегенең Кураково авылында гражданнар җыенын билгеләү турында «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы, «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы « Енабердино авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставының 22 статьясы нигезендә, КАРАР БИРӘМ 1. 2023 елның 28 ноябре 14.00 сәг. Енабердино авыл җирлегенең Кураково авылында үзара салым акчаларын кертү һәм куллану буенча гражданнар җыенын билгеләргә. Җыенны уздыру урыны итеп Кураково авылы, Совет урамында урнашкан элеккеге ФАПны билгеләргә. 2. Гражданнар җыенына чыгарыла торган сорауны расларга: «2024 елда үзара салым акчаларын Менделеевск муниципаль районының Енабердино авыл җирлегенең Кураково авылында яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән 1000 сум күләмендә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелгәннәрдән, югары һәм урта уку йортларында көндезге бүлектә укучы студентлардан, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләреннән тыш, ә 1 төркем инвалидлардан 500 сум күләмендә билгеләргә һәм алынган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен түбәндәге ихтыяҗларга юнәлтергә сез ризамы: - Көнчыгыш урамындагы юлны ремонтлау өчен вак таш сатып алу; - юлларны кардан чистарту. «РИЗА» «КАРШЫ» 7. Әлеге карарны мәгълүмат стендларында, Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында - www.mendeleevsk.tatar.ru « Енабердино авыл җирлеге» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында www.pravo.tatarstan.ru урнаштырырга. 8. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә Енабердино авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Скворцова Е.Ю.

Битләр: ( 1 ) 2 3 4

2024 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30      
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева