№ 15 |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Лубян авыл башкарма комитеты
карары
15 июнь 2022 ел №14
«2021 – 2025 елларга Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Лубян авыл җирлеге территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Лубян авыл башкарма комитетының 2021 елның 22 декабрендәге 19 номерлы карарын гамәлдән чыгару хакында
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Лубян авыл башкарма комитеты карар бирә:
1. «2021 – 2025 елларга Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Лубян авыл җирлеге территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Лубян авыл башкарма комитетының 2021 елның 22 декабрендәге 19 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында www.pravo.tatarstan.ru адресы буенча, махсус мәгълүмат стендларында урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга, шулай ук «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
Җирлек башлыгы Г.Ф.Тежикова