Норматив хокукый актлар исемлеге – 24 2019 елның.

24.01.2019
5 | Минималь хезмәт хакы күләме турында «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә КАРАР БИРӘМ: 1. Югары Ослан муниципаль районы Олы Меми авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләренә 2019 елның 1 гыйнварыннан эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән айлык хезмәт хакын аена 11 280 сумнан да ким булмаган күләмдә тәэмин итәргә. 2. Әлеге карарның 1 пунктында каралган чараларны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны Югары Ослан муниципаль районы Олы Меми авыл җирлеге Башкарма комитеты бюджеты хисабына башкарырга. 3. Әлеге боерыкны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында Югары Ослан муниципаль районының рәсми сайтында һәм Олы Меми авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырырга. 4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземә калдырам. Югары Ослан муниципаль районы Олы Мәми авыл җирлеге Башлыгы Г.А. Фомина
24.01.2019
1216 | Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Юридик затларның ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, алар арасыннан булган затларга махсуслашкан торак урыннар наемы шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарга милек хокукын дәүләт теркәвенә алуны рәсмиләштерү белән бәйле чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» 2016 ел, 13 апрель, 217 нче карары белән расланган Юридик затларның ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, алар арасыннан булган затларга махсуслашкан торак урыннар наемы шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарга милек хокукын дәүләт теркәвенә алуны рәсмиләштерү белән бәйле чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибенә үзгәреш кертү хакында
2019 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31    
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева