Норматив хокукый актлар исемлеге – 4 2018 елның.

04.10.2018
35-388 | Югары Ослан муниципаль районы Советының “Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен социаль ипотека системасында торак төзелешен тормышка ашыру өчен бушлай бирү турында” Югары Ослан муниципаль районы Советының 02.12.2008нче ел №33-344 карарына үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Җир кодексы, Татарстан Республикасы Җир кодексы, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында” 06.10.2003 № 131-ФЗ Федераль кануны, ”Татарстан Республикасында җирле үзидарәләр турында” 28.07.2004 ел, № 45-ТРЗ , “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” 27.12.2004нче ел, №69-ЗРТ Татарстан Республикасы кануннары, Югары Ослан муниципаль районы Уставы белән туры китереп, Югары Ослан муниципаль районы Советы Карар кылды: 1. “Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен социаль ипотека системасында торак төзелешен тормышка ашыру өчен бушлай бирү турында” Югары Ослан муниципаль районы Советының 02.12.2008нче ел №33-344 карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә: 1.1. Исемне түбәндәге редакциядә аңлатып бирергә: “Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен социаль ипотекада катнашучы гражданнарның милкенә бушлай бирү турында”. 1.2. Карарның 1нче пунктын түбәндәге редакциядә аңлатып бирергә: “ 1. “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” 27.12.2004нче ел, №69-ЗРТ Татарстан Республикасы кануны кысаларында тормышка ашырыла торган социаль ипотекада катнашучы гражданнар милкенә, әгәр алар торак төзелешен үстерү өлкәсендә махсус оешмалар белән инвестицияләрне күздә тотып килешүләр төзегән булсалар, даими яшәү урыны буенча теркәлгән авыл җирлегендәге яшь белгечләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе эшчеләре арасыннан, шәхси торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалыкны тормышка ашыру өчен, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре бушлай бер тапкыр бирелә”. 2. Әлеге карарның үтәлешен тикшерүне Югары Ослан муниципаль районы Советының икътисад үсеше, экология, табигать байлыклар һәм җир мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә тапшырырга. Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зиатдинов
2018 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31     
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева