№ 2 | Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең Александровка торак пунктында ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ «23» октябрь, 2019 № 2 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 25.1, 56 статьялары, 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең Александровка торак пунктында гражданнар җыены КАРАР КЫЛДЫ : 1. 2020 елда үзара салым акчаларын Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең Александровка торак пунктында даими яшәүче һәм яшәү урыны буенча теркәлгән балигъ булган һәр кешедән 500 (биш йөз) сум күләмендә алып барырга. 2. Җыелган акчаларны җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге эшләрне башкаруга тотарга: а) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге: - торак пункт чикләрендә автомобиль юлларын карап тоту. 3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында һәм рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка таратырга. 4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен җибәрергә. Гражданнар җыенында рәислек иткән, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге Башлыгы С.П.Матвеева
Бастырылган: 31.10.2019
1 биттән
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева