Бүлектә чыккан соңгы мәгълүмат « Биклән авыл җирлеге»

24.03.2023
35/1 | ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ «БИКЛӘН АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ КАРАР № 35/1 «23» март 2023 ел 2022 нче ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесене Сәхбеев М.Ш. «2022 ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында мәгълүматын тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы КАРАР БИРДЕ: 1. 2022 ел өчен Тукай муниципаль районы районы Биклән авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 10870,54 мең сум, чыгымнар буенча 13670,96 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга: - 2022 ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары буенча әлеге карарга 1 кушымта нигезендә. - 2022 ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджеты керемнәре буенча әлеге карарга 2 кушымта нигезендә. - 2022 ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 3 кушымта нигезендә. - 2022 ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлекләр һәм бүлекчәләр, максатчан статьялар һәм чыгымнар төрләре буенча бүлүнең функциональ структурасы буенча әлеге карарга 4 кушымта нигезендә. - 2022 ел өчен Биклән авыл җирлеге бюджетының бюджет ассигнованиеләрен максатчан статьялар (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программадан тыш юнәлешләре) чыгымнар төрләре төркемнәре, бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 кушымта нигезендә. 2. Әлеге карарны авыл җирлегендә, мәгълүмати стендларда урнаштырырга. 3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында һәм Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә урнаштырырга. 4. Әлеге карар халыкка игълан ителгәннән соң, законлы көченә керә. Биклән авыл җирлеге Башлыгы, Совет Рәисе М.Ш.Сәхбеев

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6

2024 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30      
Официальный портал правовой информации Республики Татарстан Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы. 2013-2024 гг. Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү
Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) массакүләм мәгъчарасы итеп теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2014 елның 12нче декабреннән ЭЛ № ФС 77 – 60244.
Гамәлгә куючы— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты.
Редакция белән элемтә өчен: тел.+7(843)222-60-41, e-mail: minjust@tatar.ru, баш мөхәррир – Э.И. Слепнева